Бүген “Татарстан – яңа гасыр” телеканалында “Коррупциясез Татарстан” тапшыруында ришвәтчел һәм башка хокук бозуларны профилактикалауда гражданнар мөрәҗәгатьләренең роле турында фикер алыштылар. “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге башлыгы, “капиталь ремонт” төре буенча мөрәҗәгатьләрнең 85% ы үтәлүгә карамастан, башкарылган эшләрдән канәгать булмаган гражданнар да бар, аларның мөрәҗәгатьләре системага кире кайтарыла (кайчагында хакимият органнарына җибәрәләр), дип белдерде.
Агымдагы елда “торак-коммуналь хезмәтләр” төре буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында 4 496 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 257се капиталь ремонт төре буенча.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы тарафыннан барлык муниципаль берәмлекләрне, идарәче компанияләрне һәм милекчеләр ширкәтләрен “Халык контроле” системасына тоташтыру буенча эш алып барыла.