Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская бүген Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Николаевна Москалькованың 2021 ел өчен еллык докладын тәкъдим итүдә катнашты.
2021 елда Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 59 407 мөрәҗәгать керде. Бу узган ел белән чагыштырганда 31% ка күбрәк. Шуларның 2 017 се - күмәк. 2021 елда Вәкаләтле вәкил һәм Аппарат җитәкчелеге тарафыннан 100 дән артык гражданнарны шәхси кабул итү үткәрелде, алар барышында 1000нән күбрәк кеше кабул ителде. Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 11 меңнән күбрәк кешенең хокукларын торгызуда ярдәм итә алды. Ярдәм алучылар арасында 12 предприятие хезмәтчәннәре һәм 91 торак пунктта яшәүчеләр һәм капиталь ремонт ясалган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә бар.
Законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр 2022 елда кабул ителгән кайбер федераль законнарда чагылыш тапкан. Аерым алганда, сүз ялгыз бала тәрбияләүче ир-атларда өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокук барлыкка килү, шулай ук уку йортына кергән 18 яше тулган яшьләргә туендыручысын югалту очрагы буенча иминият пенсиясен яңадан түләү турында сүз бара.