Торакка хокук торгызылды

2022 елның 3 июне, җомга

Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, ятим балаларга  биш елга төзелә торган махсуслашкан  торак биналары наймы килешүе буенча  махсуслашкан торак фондыннан  уңайлы торак бирелә.

Махсуслашкан торак бинасы наймы килешүе  вакыты чыккач, ятим балалар белән социаль найм  килешүе яки яңа срокка махсуслашкан торак бинасы наймы килешүе төзелә, бу ятим балаларга авыр тормыш хәленнән чыгуда булышлык итү таләп ителү-ителмәүдән тора. 

 Март ахырында Вәкаләтле вәкилгә  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заключениесе белән килешмәгән  Түбән Кама кешесе мөрәҗәгать итте. Күрсәтелгән заключение нигезендә мөрәҗәгать итүче белән яңа срокка махсуслашкан торак бинасы наймы килешүе төзелгән, билгеле, социаль найм  килешүе төзүдән баш тартканнар.

Вәкаләтле вәкил  соравы буенча  кирәкле документларны өйрәнгәннән соң, заключениенең хокукый яктан дөрес булмавы ачыкланды. Вәкаләтле органга  ачыкланган кимчелекләрне бетерергә кушылды. Нәтиҗәдә кимчелекләр бетерелеп, Мәгариф министрлыгы заключениесе  мөрәҗәгать итүче белән социаль найм килешүе төзү өчен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International