3 июнь 2022 ел, җомга
Сәрия Сабурская форумда ясаган чыгышында ил гражданнарының аңлы сайлау күнекмәсе үсү белән бергә, тавыш бирү, ихтыяр белдерүне тормышка ашыру өчен шартлар тудыру әһәмиятле булуын ассызыклады. Бу - аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит, ковид госпитальләренең кызыл зоналарында тавыш бирү, теләсә кайсы медицина учреждениесендә дәваланучы кешеләр өчен тавыш бирүне тәэмин итү, бу - тикшерүдә булган һәм үз көченә кергән суд карары булмаган кешеләр өчен тавыш бирү мөмкинлеге дә. Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм Үзәк сайлау комиссиясе, Вәкаләтле вәкилнең республика районнарындагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән берлектә бу системаны камилләштерүдә, тавыш бирү өчен максималь уңайлы шартлар булдыруда актив эш алып барыла, гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү буенча мониторинг уздырыла.