Гражданнарны бергәләп кабул итү

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов гражданнарны бергәләп кабул иттеләр. Сүз дә юк, кешеләрнең ачыктан-ачык сөйләшүгә бик теләп баруы сөендерә, ахыр чиктә, бу мөрәҗәгать аларның тормышын яхшы якка үзгәртер дип өметләнәбез. Нәкъ менә халык белән сөйләшүләрдә билгеле бер карарларның мөһимлеген һәм кирәклеген аңлау килә. Һәр юлы кешеләр закон чыгару дәрәҗәсендә хәл итүне таләп итә торган  яңа проблемалар белән килә.  Мөрәҗәгать итүче Т.аның бердәнбер торагын арестка алу мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Пенсионер Ф. санатор-курорт путевкасы бирүдән баш тартулары белән килешмәвен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International