Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы җаваплы башкаручылары белән эш киңәшмәсе

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы җаваплы башкаручылары белән эшлекле киңәшмә узды. 2022 елның 5 аенда “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасы аша бу районнардан  3350дән артык мөрәҗәгать килгән, шуларның 60% тан артыгы (2133)  чишелешен тапкан.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:: территорияне төзекләндерү; чүплек; контейнер мәйданчыклары төзү; юл хәрәкәтен оештыру; канализация люкларын карап тоту. Ачык люкларны оператив ачыклау максатыннан Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары  хакимияте тарафыннан " Люк, закройся!” яңа чат-бот эшләнде, бу Телеграм социаль челтәренә теләсә кайсы граждан үз шикаятен  бирә ала. “Ачык люклар җәяүлеләр, автомобильчеләр, бигрәк тә балалар өчен куркыныч. Шуңа үзвакытында мәгълүмат алып, аны ачыклау һәм ябу хәерле”, - диде  хакимият башлыгы Марат Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International