Утырышта күтәрелгән мәсьәләләр Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр өчен актуаль. Бер яктан, чит ил кешесен илдән чыгарып җибәрү турында карарны суд органнары кабул итә, ә Россия Федерациясе субъектында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр әлеге категория буенча эшләрдә катнашмый. Икенче яктан, мәсьәләнең социаль әһәмиятен исәпкә алып, Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр аннан читләшә алмый.