Хокукый мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча Вәкаләтле вәкил адресына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел югары булып кала бирә. Кешегә аның үз хокукларын ни рәвешле яклануын аңлатырга кирәк, һәм гражданнарга бу аңлатмалар язма яки телдән бирелә. Вәкаләтле вәкил Аппаратында күп еллар дәвамында хокукый белем бирү һәм түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү практикалары уңышлы гамәлгә ашырыла, алар турында бүген Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсенең координацион советында сөйләде.