Министрлар Кабинеты утырышында 2021/2022 нче елгы ягу сезонына йомгак ясадылар

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

 Былтыр ягу сезоны 6 сентябрьдә башланды һәм агымдагы елның май аенда тәмамланды. Аның озынлыгы 261 көн тәшкил итте – бу календарь елының 2/3 көне. Гадәттәгечә, беренче чиратта, җылылык социаль өлкә объектларына бирелде. 2021 елның 30 сентябренә барлык объектлар да җылытылган инде. Ягу чорында эшләү өчен 3 146 котельный, 17 476 күп фатирлы йорт, 3 333 мәгариф объекты, 2 013 сәламәтлек саклау объекты, 1 962 мәдәният объекты, 311 спорт һәм яшьләр объекты, 175 социаль яклау объекты әзерләнгән. Әмма, ягып җылыту чорында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 2 741 авария булган.

  Әлеге чорда Дәүләт торак инспекциясенә республика халкыннан җылылык белән тәэмин итү буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә карата 1016 мөрәҗәгать керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International