Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькованың Луганск, Донецк республикаларыннан һәм Украинадан килгән кешеләр өчен бердәм бушлай хокукый ярдәм күрсәтү көне чикләрендә чаралар үткәрү турындагы инициативасын хуплады.
Бүген Вәкаләтле вәкил Татарстанның Лаеш районында Идел елгасы ярында урнашкан “Санта” шифаханәсендә вакытлыча урнаштыру пунктында булды. “Ливадия” шифаханәсендә урнашкан Луганск, Донецк халык республикалары һәм Украина гражданнары кебек үк, күпләрендә Россия Федерациясе гражданлыгы алу, Луганск, Донецк халык республикаларына һәм Украина территориясенә кире кайту өчен акча алу, пенсия белән тәэмин итү һәм гривеньне Россия акчасына алмашу кебек сораулар туды.