”Өченче буын” студентлары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең азаккы дәресе

2022 елның 20 мае, җомга

Бу хакта бүген  “Өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресендә  нотариус, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чаллы шәһәрендәге җәмәгатьчелек ярдәмчесе Марат Мисхәт улы Зарипов сөйләде. ⁣

        Мөһим фактлар:

 Мирас закон буенча, яки васыять буенча күчә, васыятьтә мирас хуҗасы аның милкенә кем варис булуын  мөстәкыйль рәвештә хәл итә. Васыять буенча мирас алу өчен нотариуска мирас алу турында гариза язу һәм васыятьнамәне, мирас хуҗасының  үлүе турында таныклыкны беркетү дә җитә.

 Әгәр мирас хуҗасы васыять калдырмаган икән, аның  милке  кардәшлек дәрәҗәсенә карап күчә. Беренче чиратның варислары-ире, балалары һәм әти-әнисе, икенчесендә — абыйсы-энесе, апа-сеңлесе, әби-бабайлар.

 Бу агымдагы уку елында соңгы дәрес иде. Яңа уку елын ачу 2022 елның октябренә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International