“Ливадия-Татарстан” санаториенда урнашкан вакытлыча пунктта булу

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бүген 26 кешене кабул итте. Кешеләр, чыннан да, авыр тормыш хәлендә калган, әмма аралашкан кешеләрнең берсе дә төшенкелеккә бирелми,  бик оптимистик рухта. Республика территориясенә килгәч, барысының да бертөсле сораулары бар: болар - эшкә урнашу; торак белән тәэмин итү; РФ гражданлыгы алу; пенсия түләү һәм хезмәт стажын раслау; РФ паспортын алганда дәүләт пошлинасын түләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International