Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты ел саен “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” исемле шәҗәрәләр фестивале үткәрә. Ул буыннарның дәвамлылыгын саклап калырга, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртак нигезендә гаилә-туганлык элемтәләрен ныгытырга,үз нәселенең, халкының һәм туган якның тарихын өйрәнүне көчәйтергә, Татарстан халыкларының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен яңартырга, гаилә иҗаты традицияләрен үстерергә, яшь буынга эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбия бирүдә гаиләнең ролен көчәйтергә тиеш.