Чистайның психоневрология интернатында булу

2022 елның 13 мае, җомга

Эш сәфәре барышында  Вәкаләтле вәкил  психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Чистай интернат-йортында булып, яшәү шартлары һәм туклануны оештыру белән танышты. Интернат җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, учреждениенең  пандемия чорында ябык форматта эшләве бигрәк тә авыр булган, әмма бүгенге көндә барысы да җайга салынган - барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп төрле чаралар үткәрелә. Барлык хезмәткәрләр  монда яшәүчеләр үзләрен өйдәге кебек хис итсен өчен кулдан килгәннең барын да эшлиләр.

 Танышу барышында  кайбер җитешсезлекләр дә ачыкланды. Без әлеге җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр юлладык, һәм алар ишетелде һәм кабул ителде. Интернат җитәкчелеге тарафыннан барлык күчемсез милек объектлары да урынга чыгып тикшерелде һәм хәзерге вакытта барлык  кимчелекләр дә   бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International