Бүген Чистай шәһәрендә эшлибез һәм Аксубай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас, Чистай һәм Чирмешән районнары вәкилләре белән очраштык. Мондый очрашулар вакытында без "планлаштырылган"статусы бирелгән мөрәҗәгатьләргә аерым игътибар бирәбез. Алексеевск һәм Чистай районнарында яшәүчеләр татар телендә хаталарны ачыклау бәйгесендә актив катнашалар. Мәсәлән, Чистай районында яшәүчеләр 2022 елда "Исемнәрдә һәм язуларда хаталар" төре буенча 600 дән артык хәбәр җибәргән, ә Алексеевск районы буенча майның бер атнасында әлеге төр буенча 40тан артык хәбәр алынган. Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, Спас районында контейнер мәйданчыкларын карап тоту һәм төзү белән бәйле проблема хәл ителмичә кала.