Агымдагы елның мартында Вәкаләтле вәкилгә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче пенсионер В.мөрәҗәгать итте. Аның пенсиясеннән, аңа карата кузгатылган башкарма производство аркасында, 50 процент күләмендә акча алып калу турында карар кабул ителгән. Бу вәзгыятьтә пенсия граждан өчен бердәнбер яшәү чыганагы булып тора. Татарстан Республикасы буенча баш суд приставына юлланган мөрәҗәгать нәтиҗәләре буенча башкарма производство кысаларында гражданга пенсияне яшәү минимумы күләмендә саклап калу турында карар чыгарылды.