Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе үтте

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең бүгенге дәресенең темасы нотариаль рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәләләр булды. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Зарипов Марат Мисхәт улы дәрестә катнашучыларны мираска керү тәртибе, мирас чираты һәм мирас хокукларын рәсмиләштерү тәртибе белән таныштырды.

 Марат Мисхәт улы  хезмәткә сәләтсез варисларның хокукларын саклау мәсьәләләрен җентекләп яктыртты һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләүче ата-аналарга законның тиешле варисларның хокукларын ничек яклавы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International