Ел саен Вәкаләтле вәкил Аппаратында без 30-40 студентны практикага кабул итәбез, ә бүген алар белән сөйләшергә һәм аларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә мөмкинлек бирелде. Сәрия Сабурская Татарстанда омбудсман институты турында, республика территориясендә җәмәгатьчелек ярдәмчеләре һәм аларның эшчәнлеге турында, төрле категория гражданнар өчен үткәрелә торган хокукый агарту формалары турында сөйләде.