Юл хәрәкәте иминлеген оештыру мәсьәләсе иң төп бурычларның берсе булып тора. Без тротуарлар, ясалма тигезсезлекләр һәм юл билгеләре кую турындагы үтенечләр белән “Халык контроле” мәгълүмат системасына шикаятьләр җибәргән кешеләрне бик яхшы аңлыйбыз, чөнки бу юллар буенча безнең балалар йөри бит. Аларның куркынычсыз булуын белү мөһим.
“Казан шәһәренең Юл хәрәкәте белән идарә итү автоматлаштырылган системасы” МКУ көче белән Короленко һәм Себер тракты урамнары буенча юл билгеләре куелды, Чехов урамында светофор ремонтланды (№4352193, 4409656, 4825090).