“Татмедиа” агентлыгында матбугат очрашуы

2022 елның 6 мае, җомга

Икенче ел рәттән “Халык контроле” ндә Татарстан Республикасында алтакталардагы һәм атамалардагы хаталарны ачыклау буенча бәйге үткәрелә. Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында шул хакта сөйләшү булды.

  Узган ел бәйге республика халкында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә зур кызыксыну уятты. Җиңүче булып, системага 2 меңнән артык мөрәҗәгать җибәргән Мәскәү шәһәрендә яшәүче ир-ат чыкты. Конкурсны игълан итүдән  бирле гражданнардан 1513 мөрәҗәгать килде инде (узган ел әлеге вакыт эчендә 396 мөрәҗәгать бастырылган иде), шуларның 725е ЕСИА аша, конкурс шартлары нигезендә, авторизация узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International