Сезнең Татарстан Республикасының "Халык контроленә" мөрәҗәгать иткәнегез бармы? Ел саен системаның популярлыгы артып бара, республикабызда яшәүчеләр нәкъ менә "Халык контроленә" ярдәм өчен мөрәҗәгать итә.
Узган атна эчендә 4 206 хәбәр килгән, шуларның 1 233че буенча чаралар кабул ителгән.
Менә оператив рәвештә башкарылган гаризаларның берничә мисалы:
Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе Декабристлар урамы буенча ярымсфераларны торгызды (№ 4812854);
"Казан шәһәренең юл хәрәкәте белән идарә итүче автоматлаштырылган системасы" МКУ, Тихомирнов урамындагы светофорны төзекләндерде (№ 4803386);
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять "Идарә итүче компания Унайлы йорт" Четаев урамында урнашкан йорт тирэсендэге чүпне чыгарган (№ 4807653);
Казан шәһәренең Башкарма комитеты Совет районы администрациясе тарафыннан Аграр урамы буенча чокырны ямаган (№ 4790099);
Әлмәт районы башкармасының комитеты Ринат Галеев урамындагы люк капкачын төзекләндергәннәр (№ 4806624).
Система белэн кулланучылар түбәндәге категорияләр буенча белешмәләр бирәләр:
"Территорияне комплекслап төзекләндерү" - 681;
"Муниципаль юлларны тәртиптә тоту һәм ремонтлау" - 599;
"Юл хәрәкәтен оештыру" - 128;
«Организация наружного освещения» - 68;
"Канализация люктарын тәртиптә тоту" - 63.
Сез шулай ук Татарстан Республикасының "Халык контроле" Дәүләт идарәсенә мобиль кушымта аша яки ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында белешмә калдыра аласыз, бу безнең республикабызга тагы да матур һәм чистарак булырга мөмкинлек бирәчәк.