Россия милли машина йөртү таныклыклары автомат рәвештә өч елга озайтылачак

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булу вакыты чыгасы Россия милли машина йөртү таныклыклары автомат рәвештә өч елга озайтылачак. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Карар 5 миллионга якын машина йөртү таныклыкларына кагыла.

Карар,  автомат рәвештә озайту өчен, рөхсәт итү режимнарының исемлеген киңәйтә. Машина йөртү таныклыкларыннан тыш, ул диагностика карталарына да кагыла.

Карар гражданнарга, эшкуарларга һәм оешмаларга йөкләнешне киметергә һәм рөхсәт процедураларын узу белән бәйле чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бу килеп туган икътисадый ситуациядә бик мөһим.

"Мондый чаралар коронавирус пандемиясе чорында үзләрен яхшы яктан күрсәтте һәм хәзер дә нәтиҗәлелекне күрсәтә. Хәзерге шартларда без гражданнарыбыз үзләренең игътибарын өстенлекле мәсьәләләренә юнәлтсен өчен, аларны һәм бизнесны артык мәшәкатьләрдән арындырырга тырышабыз", — дип билгеләп үтте Хөкүмәт Рәисе урынбасары — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International