Хатын-кыз депутатларынын “социаль өлкә” стратегик сессиясе юнәлеше буенча эшче төркем утырышы

2022 елның 15 апреле, җомга

Социаль өлкә, Кеше хокуклары һәм ирекләре системасында, иң сизгер өлкә булып тора, чөнки ул барлык гражданнарның мәнфәгатьләренә кагыла, һәркемнең тормыш сыйфатына тәэсир итә.

Бүген вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәре «социаль өлкә» стратегик сессиясе юнәлеше буенча эшче төркем утырышында, закон чыгару инициативаларын эшләү буенча, Идел буе федераль округының муниципаль берәмлекләре, закон чыгару җыеннары һәм муниципаль берәмлекләре советларында катнашты.

Утырыш кысаларында төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен һәм федераль дәрәҗәдә чишергә кирәкле социаль өлкәдәге төп проблемаларны тыңлап уздылар.

Федераль законнарга туендыручысын югалту буенча инвалид балалар өчен пенсиясен саклап калу, Ана капиталы белэн файдалану мөмкинлеген киңәйтү, социаль контракт төзү процедурасын гадиләштерү һәм ятим балаларга Дәүләт торак сертификатын бирү мөмкинлеге өлешендә үзгәрешләр кертү буенча закон чыгару инициативасы тәкъдим ителде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча өстенлекле тәкъдимнәр стратегик сессия резолюциясенә кертеләчәк һәм алар буенча алга таба да эш дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International