Нурлат районында узган киңәшмәдә эшче төркем әгъзалары төзелештә хезмәт куркынычсызлыгының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 15 апреле, җомга

Дәүләт хезмәткәрләргә аларның хезмәтне саклау таләпләренә туры килә торган шартларда хезмәт итү хокукларын яклауны гарантияли. Хезмәт итү килешүендә каралган хезмәт шартлары хезмәтне саклау таләпләренә туры килергә тиеш.

Предприятиедә хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү-эш бирүченең төп бурычы. Кызганычка каршы, 2021 елда Татарстанда 251 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Үз эшчәнлегебездә без хезмәтне саклау таләпләренә туры килә торган шартларда гражданнарның хезмәт итү хокукларын яклауга зур игътибар бирәбез. Минем вәкил төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча ведомство арасында эшче төркем әгъзасы булып тора. Бүген Нурлат районында узган семинар-киңәшмәдә эшче төркем әгъзалары төзелештә хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәнең төп максаты-эш бирүчеләрнең игътибарын хезмәткәрләр өчен куркынычсыз шартлар тудыруга җәлеп итү.

Семинарда Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галявов хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормалары үтәлешен күзәтүне һәм контрольдә тотуны гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады. Хезмәтне саклау норматив таләпләре һәм яңалыклар турында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле сөйләде, шулай ук киңәшмәдә коммерция оешмасы вәкилләре хезмәткәрләрнең хезмәтен саклауын оештыру буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Коллегаларыннан алынган мәгълүмат алга таба гражданнар хокукларын яклау эшчәнлегендә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International