Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Гөлия Балафендиева ОНК РТ әгъзалары белән бергә ФКУ 19нчы төзәтү колониясенә һәм ФКУ 2нче төзәтү колониясендә булдылар.
Мондый очрашулар вәкаләтле вәкил эшендә бик мөһим дип саныйм һәм мондый сәфәрләрне мөмкин кадәр ешрак үткәрергә тырышабыз.
ФКУ 19нчы төзәтү колониясенэ шәхесне билгеләү һәм шәхеснең вакытлыча таныклык алу мәсьәләсе буенча гражданлыгы булмаган зат мөрәҗәгать итте. Вәкаләтле вәкил адресына әлеге гражданин тарафыннан мөрәҗәгать язылды, әлеге мәсьәләне контрольдә тотачакбыз.
ФКУ 2нче төзәтү колониясендәге затлар медицина тикшерүе һәм инвалидлык рәсмиләштерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр.