2021 елда Татарстан муниципалитетлары эшчәнлеге рейтингында Питрәч районы 7 нче урынны алып тора (былтыр ул 24 нче урында иде). Район өчен бу тиз генә югарыга таба хәрәкәт итү! Район Казанга иң якын торганнарның берсе булып тора, һәм шуңа җитәкчеләрнең халыкның тормыш дәрәҗәсен шәһәр дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә омтылуы куандыра.
Муниципаль район теркәлгән эшсезлек, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме, үзләре җитештергән товарларны төяп җибәрү буенча үз позицияләрен яхшыртты. Яңа торак йортларны файдалануга кертү буенча яхшы күрсәткечләр сакланып калган.