Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Аппарат хезмәткәрләре һәм җәмәгать ярдәмчеләренең барлык командасы Питрәч районында Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, Фәйзуллина Элгизәне, лаеклы бүләк белән котлый!
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының егерменче утырышында аңа күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать позициясе өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде.