Үз улы мәнфәгатьләрен яклап Вәкаләтле вәкилгә Казан шәһәрендә яшәүче мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүченең улына "беренчел иммунодефицит" диагнозы куелган, һәм аңа ай саен иммуноглобулиннар препаратлары белән терапия үтү өчен дару препараты кирәк. Мөрәҗәгать итүче раславынча, соңгы айларда ул соңга калып бирелгән яки аның улына бөтенләй бирелмәгән. ⠀ Мөрәҗәгать авторы улының аның тормышы өчен кирәкле дәвалау узмавына борчыла. ⠀
Вәкаләтле вәкил кичекмәстән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына улына кирәкле дару препаратын сораучы анага авторына дару препараты бирү буенча оператив чаралар күрү кирәклеге турында хат юллады. ⠀ Профильле ведомство мөрәҗәгатьне карап, кирәкле дару препаратын сатып алган. Мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәнчә, дару препараты аларга ике айга бирелгән һәм ул Вәкаләтле вәкилгә оператив ярдәм өчен рәхмәт белдерде.