Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар( законлы вәкилләр) өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре кысаларында ата-аналарга онлайн консультацияләр бирүне дәвам итәбез. Бүгенге дәрес инвалид бала яки тумыштан инвалид балага опеканы рәсмиләштергәндә килеп чыга торган сорауларга багышланган иде. Шулай ук милеккә кагылышлы, инвалидлык буенча пенсияне тоту мәсьәләләре турында сөйләшү булды.