Казанда муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтү вакыты 2 дән 8 тапкырга кимеде. Хәзер шәһәр халкына электрон рәвештә 65 хезмәт күрсәтелә, аларның күпчелек өлеше күпфункцияле үзәк системасына тоташтырылган. ⠀ "Цифрлаштыру барлык дәрәҗәләрдә бик кирәк. Казан - республикадагы шәһәрләр арасында гына түгел, ил масштабларында да цифрлаштыру буенча лидерларның берсе. Без Илсур Рәис улы (Казан шәһәре мэры) белән килештек, якын арада Казанның эшләнмәләре республика территориясендә кулланыла алсын өчен ирешелгән нәтиҗәләрне җентекләп карарбыз. Мәгариф учреждениеләренә килгәндә, хәзер мәктәпләрдә киң полосалы интернет һәм Wi-Fi бар. Бакчалар - шулай ук мәгариф учреждениеләре, шуңа күрә бу мәсьәлә буенча эшләячәкбез”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.