Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы судьяларының XV нче хисап-сайлау конференциясендә катнашты. Конференциядә 2020 ел белән чагыштырганда каралган гражданлык эшләре саны 150%ка арткан дигән мәгълүмат яңгырады, шул ук вакытта җинаять эшләре саны 17 %ка кимегән. 2021 елда Татарстан Республикасы Югары судында җинаять эшләре шәхси һәм присяжный утырышчылар катнашында каралды.