2022 елда “Халык контроле”ндә иң популяр тема – карны тиешенчә җыештырмау

2022 елның 18 феврале, җомга

2022 елда татарстанлылар карны тиешенчә җыештырмаудан  зарлана. Ел башыннан республикада яшәүчеләр “Халык контроле” системасына 7660 тапкыр карны җыештырмаудан зарланган – “Кышкы чорда урам-юл челтәрен тоту” төре хәбәр итү саны буенча алда бара. Казан халкыннан системага 3738 гариза кергән. Икенче урында - Чаллы шәһәре - 1379 мөрәҗәгать. Өчлекне Түбән Кама районы йомгаклый, анда яшәүчеләр коммуналь торак хезмәткәрләре эшенә  486 шикаять язган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International