Питрәч муниципаль районында ике яңа балалар бакчасы ачылды

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

  “Демография” проекты кысаларында бүген Питрәч районында берьюлы ике балалар бакчасы ачылды. Яңа балалар бакчалары исемнәрен район халкы социаль челтәрләрдә районның рәсми аккаунтында тавыш бирү юлы белән сайлады: Көектә - “Әкият”, ә Богородское авылында - “Алтын ачкыч”. Һәр объект заманча азык-төлек блогы, музыка һәм спорт заллары, уңайлы һәм якты төркемнәр белән җиһазландырылган. Территориядә нәниләр өчен уен мәйданчыклары урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International