Бүген шулай ук Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәр Советының 2021 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә һәм 2022 елга бурычларына багышланган утырышы булды. Төп темаларның берсе демографик вәзгыять һәм яшьләрнең китү проблемасы булды. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бу проблема Яр Чаллыда да, Әлмәттә дә бар. "Яшьләр үзәкләре булдырып кына без мәсьәләне хәл итә алмыйбыз, - дип ассызыклады Президент. – Бу комплекслы якын килү таләп итә торган эш”. Беренче чиратта, ул яшь кешеләр сыйфатлы белем ала алырлык яхшы уку йортлары булдыру кирәклеген билгеләп үтте. Икенчесе - зур түләүле эш урыннары булуны күздә тотып, эшкә урнашу перспективалары.