Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары белән берлектә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең административ тәртиптә кулга алынган затларны тоту өчен ачылган махсус кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, Милиция тыкрыгы, 75 йорт) аларны тоту шартларын тикшерде. Сәбәбе гражданның 112 кичектергесез чакырулар хезмәтенә мөрәҗәгать итүе. Тикшерү барышында коридорның, гомуми кулланылыштагы бүлмәләрнең, душ бүлмәләренең санитария-гигиена торышын тикшерү үткәрелде, булган затлардан сораштыру уздырылды, учреждениеләрнең матди-көнкүреш тәэмин ителеше өйрәнелде.