Вәкаләтле вәкил Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

 Республика министрлыклары һәм ведомстволарының йомгаклау коллегияләре дәвам итә. Бүген Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан  Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. 2021 елда эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, эчке эшләр министры Артем Хохорин  шуны билгеләп үтте, ел дәвамында, көн саен эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту өчен 1800 хезмәткәр җәлеп ителгән, алар гражданнар күп була торган меңнән артык урынны тикшергән.  400 меңнән артык сәүдә, җәмәгать туклануы, транспорт инфраструктурасы объектлары, тамаша-күңел ачу чаралары һәм башкалар тикшерелгән, 187 мең беркетмә төзелгән. Вакцина  ясау турында ялган сертификатларның законсыз әйләнешенең 48 факты ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International