Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2021 елгы эшенә йомгак ясалды

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Төп доклад белән Төзелеш министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. 2021 елда  Татарстанда  торак төзү күләме  фараз күрсәткеченнән 12,8  процентка артып киткән һәм тарихи рекорд куелган – 3 миллион квадрат метр торак сафка бастырылган.  Төзелеш өлкәсендә башкарылган эшләр күләме 2021 елда  7,8 процентка җитеп, 416 миллиард сум тәшкил иткән.

 Төзелеш тармагында уртача хезмәт хакы  9 процентка арткан, 35 мең сумга җиткән. Ә төзелеш тармагында эшләүчеләр  600 кешегә артып, 86,6 меңгә җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International