Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Прокуратурасы эш йомгакларына багышланган коллегия утырышында катнашты

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

2021 елда Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарына гражданнардан 96 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Ведомство хезмәткәрләре 10 меңнән артык хокук бозуны ачыклаган һәм прокурор җавабы чаралары күргән. Бу хакта прокуратура коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

 Рөстәм Нургалиевич ассызыклаганча, аерым игътибар гражданнарның социаль якланмаган категорияләрен: ветераннарны, инвалидларны, пенсионерларны һәм балигъ булмаганнарны яклауга бирелә. Аның сүзләренә караганда, прокурор җавабы чаралары нәтиҗәсендә, республиканың дистәләгән мең кешесе хезмәт хакы алуга, торакка, дару препаратларын алуга яки матди тәэмин итүгә хокукны торгыза алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International