Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республиканың урта гомуми белем учреждениеләренең тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, 2022 елгы парламент дәресен оештыручы һәм үткәрүче укытучылар өчен оештыру чарасында катнашты. Быел «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым!” дигән темага уздырылучы парламент дәресе Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгына багышлана. Омбудсмен хезмәттәшләре алдында "Гражданинның конституцион хокуклары һәм бурычлары" дигән доклад белән чыгыш ясады, БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1948 елның 10 декабрендә кабул ителгән кеше хокукларының гомуми декларациясен кабул итү, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен классификацияләү тарихына аерым тукталды.