Әйләнә-тирә мохит - кешеләр тормышы өчен уңайлы шартларның иң мөһим өлеше. Бүген Түбән Кама шәһәрендә Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова катнашты.
“Түбән Кама сәнәгать районында экологиягә техноген йөкләнеш зур. Без моны аңлый идек, бер-бер артлы тиешле чаралар күрдек. Безнең төп бурыч - гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу чиста су да, һава да, яшәү тирәлеге дә. Бу юнәлештә республикада бик күп эшләр башкарыла. Бүген Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар да иң катгый экологик экспертиза уза”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.