Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә Алексеевск районында яшәүче ханым, иренә карата административ күзәтчелекне туктатуга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүченең иренә Казан шәһәренең Идел буе район суды карары буенча, элек шул ук суд тарафыннан чыгарылган хөкем карары буенча хөкем ителүен юкка чыгару срогына административ күзәтчелек урнаштырылган. Күзәтчелекне билгеләү вакыты чыккан инде, ләкин ул хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан туктатылмаган. Документларны игътибар белән өйрәнгәннән соң, Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры адресына, тикшерүне уздыру һәм мөрәҗәгать итүченең ире хокукларын һәм ирекләрен кысуга юл куймау буенча чаралар күрүне сорап, мөрәҗәгать итте. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча административ күзәтү туктатылды, ә гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.