Ел башында барлык министрлыклар һәм ведомстволар узган елгы эшенә йомгак ясый. Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2021 елда башкарылган эшләрне гомумиләштерү һәм 2022 елга яңа бурычларны кую өчен “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында еллык доклады проекты” каралды. Татарстанда вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында мәгълүматны үз эченә алган төп аналитик документ - еллык доклад, аның проекты Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы утырышында тикшерелә. Видеоэлемтә режимында Эксперт Советы утырышында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы субъектларындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр катнашты.