Татарстанда өлкәннәргә ярдәм күрсәтү өчен бердәм номер эшли

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялгызлык яки туганнары тиешле ярдәм күрсәтмәү сәбәпле кирәкле ярдәмсез калуы очраклары да бар. 8-800-600-42-34 номеры буенча битараф булмаган барлык гражданнар социаль хезмәт оешмаларына ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар турында хәбәр итә ала.

Өйләргә чыгып, социаль хезмәт белгечләре өлкән кешегә (инвалидка) социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында хәбәр итәчәкләр, аның социаль хезмәтләр күрсәтүгә индивидуаль ихтыяҗын билгеләячәкләр һәм социаль хезмәтләр ала башлауда ярдәм күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International