Евразия Омбудсманнар Альянсының VI утырышы

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

 Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова рәсилегендә узган  Евразия Омбудсманнар Альянсының VI утырышында яшьләр хокукларын яклау төп тема булды. Анда яшьләр еш мөрәҗәгать итә торган мәсьәләләр: яшь гаиләләргә һәм ятим балаларга торак, югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру, яшь ата-аналарга балаларын мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына урнаштыруда булышу, яшь гаиләләрне социаль яклау мәсьәләләре яктыртылды.

 Утырышта видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International