Вәкаләтле вәкил Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары белән бергә гражданнарны кабул итте

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары белән бергә гражданнарны кабул итте. Аларга 12 татарстанлы мөрәҗәгать итте. Сораулар социаль, торак-коммуналь хуҗалыгы, суд карарлары, алдан тикшерү белән килешмәү, вазифадагы затларның эш-гамәлләренә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатма бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International