Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Үзбәкстан Республикасы Олы Мәҗлесенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән очрашты.
Сөйләшүләр барышында вәкаләтле вәкилләр 24 октябрьдә, Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулардасайлаучылар өчен тудырылган шартлар турында, сайлаучыларның сәяси хокукларын тәэмин итүдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең роле турында фикер алыштылар.
Шулай ук пенитенциар учреждениеләрдә, сайлау хокукы булган тоткыннар һәм хөкем ителгәнннәр, тоткарлыксыз үз хокукыннан файдалана алсын өчен төзелгән сайлау участоклары тикшерелде. Сәрия Сабурская халыкара күзәтүче сыйфатында катнашучы буларак, сайлау нәтиҗәләрендә хокук бозулар булмавын, сайлауларның ачык, карантин таләпләренә туры китерелеп уздырылуын ассызыклады.