Вәкаләтле вәкил Үзбәкстан Президентын сайлауларда халыкара күзәтүче буларак катнашты

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил халыкара экспертлар делегациясе составында Үзбәкстан Президентын сайлауларда халыкара күзәтүче буларак катнашты.  

 Тавыш бирү көнендә Татарстан омбудсманы  Сәмәрканд һәм Бохарада сайлау участокларында булды. Сайлаулар барышын иҗтимагый күзәтүчеләр, гражданлык җәмгыяте институтлары, партияләр  вәкилләре, шулай ук халыкара экспертлар, күзәтүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары  күзәтте. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тавыш бирү өчен барлык шартлар тудырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International