“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында Актаныш, Менделеев, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнары башкарма комитетлары тарафыннан мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Минзәлә шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бүген “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында  Актаныш, Менделеев, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнары башкарма комитетлары тарафыннан мөрәҗәгатьләрне үтәү мәсьәләсе буенча  әлеге районнар вәкилләре белән киңәшмә үткәрде, шулай ук Минзәлә районы прокуратура хезмәткәрләре белән гражданнарның 96 мөрәҗәгатен карады.

Киңәшмәдә Актаныш һәм Сарман районнары башкарма комитетларына мөрәҗәгатьләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп карауга контрольне көчәйтергә һәм киләсе елларга муниципаль һәм республика тармак программаларын формалаштырганда аларны исәпкә алырга кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International