Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин белән бергә хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресен үткәрде. Анда Минзәлә, Актаныш, Сарман, Мөслим һәм Менделеев районнарыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар катнашты.