Вәкаләтле вәкил “Өченче буын” университетында яңа уку елын ачты

2021 елның 15 октябре, җомга

Менә унбиш ел инде  “өченче буын” университеты  студентлар өчен үз ишекләрен ача. Бүген яңа уку елында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  беренче дәресе “өченче буын” университет студентлары өчен үткәрелде.

   Уку өчен 170 пенсионер язылган. Алар өчен актуаль һәм кызыклы темалар әзерләнгән. Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре  тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк.

 Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министры вазифаларын башкаручы Айнур Галимов тыңлаучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында сөйләде.  

 Киләсе, 11 ноябрьдә булачак дәрес  гражданнарның пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә хокукларын яклауга багышланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International